Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше бары тик озату документлары булганда гына гамәлгә ашырыла

2019 елның 4 октябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, контрольлек итү буенча үткәрелгән чаралар барышында гражданин тарафыннан 1,5 л сыешлы, "Вода минеральная природная питьевая Белебеевская-2" дигән этикеткалы пластик шешәләргә тутырып, спиртлы сыеклык алып барылуы фактын ачыклады.  Барлыгы 6 шешә (9 литр) спиртлы продукция әйләнештән алынды. Хәзерге вакытта административ хокук бозу турында эш кузгатылды, әлеге спиртлы продукция үрнәкләре эксперт тикшеренүләрен үткәрү өчен җибәрелде.

Моннан тыш, сентябрь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, товар озату документлары булмаган алкогольле продукция, атап әйткәндә, сыра һәм сыра эчемлекләре сатуның 5 очрагын ачыклады. 250 литр әйләнештән алынды.

1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 10.2 статьясы нигезендә, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше бары тик җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы озату документлары булганда гына гамәлгә ашырыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, сатучы сатып алучыларны беренче таләп буенча товар озату документлары белән таныштырырга тиеш.

Шулай итеп, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция, өлешчә яки тулысынча озату документлары булмаган килеш сатылган очракта, законсыз әйләнештәге продукция булып санала һәм сатудан алынырга тиеш.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы нигезендә әлеге хокук бозу өчен вазыйфаи затлар өчен, әйләнештән алынган алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп, ун мең сумнан алып унбиш мең сумга кадәр штраф рәвешендә; юридик затлар өчен, әйләнештән алынган алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп, ике йөз мең сумнан алып өч йөз мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International