Өлкәннәр декадасы кысаларында Арчада ярминкә булды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә Арча шәһәренең ярминкә мәйданында Өлкәннәр декадасына багышланган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе булды.

Ярминкәдә җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шәхси эшкуарлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, һәвәскәр бакчачылар продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүчеләр ит, балык, сөт, эремчек, каймак, сыр, өй тавыкларын, казылык, яшелчә, җиләк-җимеш һәм кондитер әйберләре сатып ала алды. Шулай ук авыл хуҗалыгына кирәк-ярак, мәсәлән, печән, салам, утын һ.б. бар иде. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен – сатып алучы, ә тегеләре, үз чиратында, экологик яктан яхшы чиста продукция тапты.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәләрдә кулланучыларның хокуклары бозылуны кисәтү максатыннан консультацияләр үткәрде. Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы буклетлар, "Вестник потребителя Татарстана" газетасы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының белешмә номерлары белән визит карточкалары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International