Кызганыч, әмма актив көрәш алып баруга карамастан, "икеләтелгән" билгеләнештәге спиртлы сыеклык сату очраклары ачыкланып тора. Асылда, бу – халык тарафыннан турыдан-туры билгеләнеше буенча түгел, ә алкогольле продукция суррогаты сыйфатында кулланыла торган төрле косметик лосьоннар.
Бу юнәлештә гамәлдәге законнарны бозуга бәйле фактлар аерым контрольдә тора.
Әйтик, 14 нче октябрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданиннан килгән хәбәрне карап тикшергән вакытта контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча сәүдә объектына мониторинг үткәрде – һәм бу факт расланды.
Әлеге сәүдә бинасын карау барышында савытларга тутырылган һәм куллану өчен әзерләнгән спиртлы сыеклык табылды.
Әйләнештән алу беркетмәсе нигезендә спиртлы эчемлекнең гомуми күләме 0,9 литр тәшкил итә.
Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, ә алынган продукция үрнәкләре алга таба экспертизага җибәреләчәк.