Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан 2019 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар үткәрелде.
2019 елның 1 яртыеллык йомгаклары буенча контроль-инспекция эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында сөйләнде.
Яшел Үзән районының хәмер базарында ачыкланган типик хокук бозулар буенча фикер алышынды. Аларга юл куймау өчен киңәшләр бирелде.
Эшкуарлар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының "ДӘҮЛӘТ КОНТРОЛЕ (КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ)" бүлегендә (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/) урнаштырылган барлык профилактик материаллар комплексы тәкъдим ителде.
Нәтиҗәләр:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Тихонова Марина Владимировна йомгак ясап: "Хуҗалык итүче субъектлардан кергән мәсьәләләрне исәпкә алып, хәмер базарында тәртип бозуларга юл куймас өчен тиешле тәкъдимнәр әзерләнәчәк", – дип билгеләде.