Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посад районында алкогольле һәм спиртлы продукция юкка чыгарылачак

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

2019 елның 21-22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында" 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы РФ Хөкүмәте карары һәм продукцияне юкка чыгару кирәклеге турындагы гаризалар нигезендә конфискацияләнгән яки законлы көченә кергән суд карарлары буенча законсыз әйләнештән алынган, стандартларның, санитар кагыйдәләрнең һәм гигиена нормативларының таләпләренә җавап бирми торган этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне "Росприртпром" ААҖ вәкилләренә тапшыру чарасы булды. Барлыгы 1192,495 литр күләмендә алкогольле продукция тапшырылды, шуның 150,0 литры – спиртлы һәм 1042,495 литры алкогольле продукция

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посад районында юк итү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International