Әлмәттә хуҗалык итүче субъектлар алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турындагы законны кабат бозган.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә үткәрелгән чаралар барышында алкогольле продукция, ягъни сыра сату вакыты бозылуның өч очрагы ачыкланды.
Ике кибеттә иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр сатканнар, ә берсендә, киресенчә, төнге 22.00 сәгатьтән соң сатуга "махсуслашып" киткәннәр.
Гамәлдәге законны бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлеше ("Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның махсус таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу") буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен территориаль органга чакыртылды.