Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу фактлары ачыкланды

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 22 октябреннән 23 октябренә каршы төндә юридик затлар, хосусый эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында алкогольле продукция сатуга бәйле 2 административ хокук бозу очрагы ачыкланды:

  • Казан шәһәрендәге базарларның берсендә спиртлы сыеклык (халыкта "фанфурик" дип йөртелә) сату факты чикләнде;
  • Авиатөзелеш районындагы барларның берсендә ябык савыт белән алып чыгып, сыра сатылган, бу исә гамәлдәге законны бозу булып санала.

Хәзерге вакытта, әлеге хокук бозу фактлары буенча административ тикшерү алып барыла, шуннан соң материаллар, чик кую чараларын сайлау өчен, вәкаләтле органнарга тапшырылачак.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе шәхси эшкуарларга һәм хуҗалык итүче субъектларга чираттагы тапкыр мөрәҗәгать итә: гамәлдәге законнарны үтәү һәркем өчен мәҗбүри булып тора.

Килеп туган сораулар буенча халыкка 278-92-79 номерлы "кайнар линия" телефонына шалтыратырга яки гариза язу өчен территориаль органга конкрет мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International