Профилактик (гавами) чара: эшче штабның киңәйтелгән утырышы

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 октябрендә Базарлы Матакның "Колос" Әлки киноучреждениесе бинасында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар катнашында Әлки муниципаль районы башкарма комитеты ярдәмендә үткәрелде.

Нәтиҗәләр:

2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләрен караганда Әлки муниципаль районындагы хуҗалык итүче субъектларга алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук бозуларны бетерү максатыннан гамәли тәкъдимнәр бирелде. Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына алдагы эш буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр тапшырырга тәкъдим ителде. Чара ахырында хуҗалык итүче субъектларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр җиткерелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Александр Андреевич Панов чарага йомгак ясап: "Хуҗалык итүче субъектлардан кергән мәсьәләләрне исәпкә алып, алкоголь базарында тәртип бозуларны булдырмау буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләнәчәк", – дип билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International