Кулланучылар базарында низаглы хәлләр килеп чыкмасын өчен

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Күпфункцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесе филиалына килүчеләр өчен кулланучылык белемнәрен җиткерү буенча чара үткәрде.

Чара, кулланучылар базарында низаглы хәлләр килеп тумасын, ә андый очраклар булганда – мәсьәләләрне законга нигезләнеп хәл итү өчен, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру һәм арттыру  максатында оештырылды.

Очрашу кысаларында чарага килгән кулланучылар кулланучыларның хокуклары белән танышты, шул исәптән сыйфатсыз товар сатып алганда яки эшләр сыйфатсыз башкарылганда (хезмәтләр сыйфатсыз күрсәтелгәндә) нинди таләпләр белдерергә хокуклы булуы турында; яраклылык срогы чыккан товар сатылган очракта; пластик тәрәзәләр сыйфатсыз урнаштырылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында белде. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде. Товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә һәм сыйфатлы товарны алыштырганда кулланучы гамәлләренең конкрет алгоритмы аңлатылды. Әңгәмә барышында чарада катнашучылардан үзләрен кызыксындырган сораулар җиткерелде, аларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында тулы җаваплар бирелде.

Шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы турында да мәгълүмат җиткерелде.

Әлеге чарада "Вестник потребителя Татарстана" газетасы һәм бүлек реквизитлары урнаштырылган буклет-белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International