2019 елның 30 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган алкогольсез сырага дегустация үткәреләчәк.

Пыяла шешәләргә һәм сыра банкаларына тутырылган алкогольсез сыраның 12 үрнәген бәяләү планлаштырыла.

Дегустациягә "Балтика" сыра кайнату компаниясе" ҖЧҖ, "АБ ИнБев ЭФЕС" АҖ, "Объединенные пивоварни Хейнекен" ҖЧҖ, "Булгарпиво" ААҖ, "Татспиртпром" АҖ филиалы "Белый Кремль" сыра кайнату заводы", "Букет Чувашии" Чебоксар сыра кайнату фирмасы" ААҖ һ.б., шулай ук Германиядә җитештерелгән үрнәкләр тәкъдим ителәчәк.

Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – бер шешәсе (банкасы) өчен 40-90 сум.

Дегустация үрнәкләре шәһәрнең сәүдә челтәрендә сатып алынды.

Дегустациягә, дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, "Булгарпиво" ААҖ, Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты, "Сынау үзәге" ДКУ (Башкортстан Республикасы) вәкилләре дә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International