Эш материалларына караганда гражданин, алга таба район территориясендә сату өчен, суррогат саклаган

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Яшел Үзән районында яшәүче бер кешенең фатирында полиция хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган тентү барышында гомуми 54,03 литр күләмендә спиртлы продукция салынган савытлар табылган. Бу савытларда Россия Федерациясе законнарында каралган маркировка һәм мәгълүмат булмаган. Эш материалларына караганда гражданин, алга таба район территориясендә сату өчен, суррогат саклаган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре административ хокук бозу турында эш кузгатты һәм административ тикшерү билгеләнде. Алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сыра һәм сыра эчемлекләреннән, сидр, пуаре, медовухадан тыш, алкогольле продукция түбәндәге тәртиптә мәҗбүри маркировкаланырга тиеш: Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торган алкогольле продукция, экспортка җибәрелә торган алкогольле продукциядән тыш, федераль махсус маркалар белән тамгалана.

Россия Федерациясенә кертелә (импортлана) торган алкогольле продукция акциз маркалары белән маркалана. Алкогольле продукцияне әлеге Федераль законда каралмаган маркалар белән маркировкалау рөхсәт ителми.

Федераль махсус марка һәм акциз маркасы Россия Федерациясе территориясендә алкогольле продукция җитештерүнең һәм (яки) әйләнешнең законлылыгын (легальлеген) таныклаучы дәүләт хисаплылыгы документлары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International