Бүген Түбән Кама шәһәренең 37нче мәктәбендә Кама аръягы укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиаданың өченче этабы уза. Язма рәвештә тест үтү өчен якын-тирә районнардан 38 укучы килгән. Тест нәтиҗәләре буенча, билетлар буенча телдән әңгәмә кору өлешенә 14 бала киләсе өлешкә узды. Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә кулланучыларның хокукларын яклау буенча җиденче республика олимпиадасы башланып киткән иде. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Быел конкурста катнашырга теләүчеләрнең рекордлы саны теркәлде – конкурста катнашу өчен 9494 укучы гариза тапшырды. Олимпиадада катнашучы калган укучылар өчен өченче тур 1нче ноябрьдә, Казан шәһәренең 159 лицеенда узачак. Олимпиада нәтиҗәләре 2019 елның 6-10нчы ноябрендә узачак Европа сыйфат атнасы вакытында билгеле булачак. Җиңүчеләрне дипломнар, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр көтә.