Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды, аның барышында республиканың сәүдә объектларында сатыла торган алкогольсез сырага дегустация уздырылды. Комиссия 12 үрнәкне бәяләде. Алар арасында "Балтика" сыра кайнату компаниясе" ҖЧҖ, "АБ ИнБев ЭФЕС" АҖ, "Объединенные пивоварни Хейнекен" ҖЧҖ, "Булгарпиво" ААҖ, "Татспиртпром" АҖ филиалы "Белый Кремль" сыра кайнату заводы", "Букет Чувашии" Чебоксар сыра кайнату фирмасы" ААҖ һ.б. җитештерелгән үрнәкләр, шулай ук Германиядә җитештерелгән бер үрнәк бар иде.

Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – бер шешәсе (банкасы) өчен 40-90 сум.

Дегустациягә, дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, "Булгарпиво" ААҖ, Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты, "Сынау үзәге" ДКУ (Башкортстан Республикасы) вәкилләре дә катнашты.

Татарстан Республикасында сыра өч эре җитештерүче тарафыннан җитештерелә – бу Казан шәһәрендәге "АБ ИнБев ЭФЕС" АҖ филиалы, "Булгарпиво" ААҖ һәм "Татспиртпром" АҖ филиалы булган "Белый Кремль" сыра кайнату заводы.

2019 елның 9 аенда (БДАМС мәгълүматлары буенча) алар тарафыннан 31,4 млн. дал күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре җитештерелгән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 108% тәшкил итә, шулардан якынча 78% (22,5 млн. дал) – "АБ ИнБев ЭФЕС" АҖ Казан шәһәрендәге филиалы продукциясе, 10% (3,2 млн. дал) – "Булгарпиво" ААҖ продукциясе, 18% (5,7 млн. дал) – "Татспиртпром" АҖ филиалы булган "Белый Кремль" сыра кайнату заводы" продукциясе.

Республикадагы өч зур заводның икесе алкогольсез сыра җитештерә:  "Булгарпиво" ААҖ – "Пятницкое безалкогольное", "Татспиртпром" АҖ филиалы булган "Белый Кремль" сыра кайнату заводы" – "Белый Кремль безалкогольный".

2019 елның 9 аенда республикада алкогольсез сыра 74,6 мең дал күләмендә җитештерелгән, аны җитештерүнең 79%ы – "Белый Кремль" сыра кайнату заводына, 21%ы "Булгарпиво" ААҖ өлешенә туры килә.

Сыра җитештерүнең гомуми күләмендә республикада җитештерелә торган алкогольсез сыра өлеше зур түгел, нибары 0,2% тәшкил итә ("Татспиртпром" АҖ филиалы булган "Белый кремль" сыра кайнату заводы – 1%, "Булгарпиво" ААҖ – 0,5%).

Татарстан Республикасы территориясендә 2018 елдан башлап агымдагы елда да дәвам итә торган сыраны ваклап сату күләмнәренең үсеш тенденциясе күзәтелә башлады: 2018нче елда 17,2 млн. дал сатылган, ягъни узган елның алдагы чорына карата – 108%, 2019нчы елның 1нче яртыеллыгында – 9,3 млн. дал, бу 6%ка күбрәк.

Төбәктә сыра куллану структурасында республикада җитештерелгән сыраны сату өлеше, читтән кертелгәнен дә исәпкә алып, барлык сыраны ваклап сату күләмендә 25% тәшкил итә ("АБ ИнБев - Эфес" АҖ – 11%, "Татспиртпром" АҖ филиалы – "Белый кремль" сыра кайнату заводы – 6%, "Булгарпиво" ААҖ – 5%, башка җитештерүчеләр – 3%).

Статистика мәгълүматларына караганда, Россия базарында алкогольсез сыра сегментының эзлекле үсеше күзәтелә: 2013нче елда сегмент өлешенә 0,9% туры килгән, аннан соңгы киләсе өч елда бу күрсәткеч ел саен 0,1% пунктка арта барган, 2016нчы елда 1,2%ка җиткән.  2017нче елда алкогольсез сегмент өлешенә бөтен базарның – 1,4%ы, 2018нче елда 1,9%ы туры килгән.

Экспертлар мәгълүматларына караганда, Россиядәге кулланучылар арасында алкогольсез сырага ихтыяҗ арта барачак. Германиядә алкогольсез сыра сегменты – 5%, Испаниядә 15%ка җиткән.

Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре
Утырыш темасы: Сыра (утырыш көне – 30.10.2019) 

 


п/п

Атамасы

Әзерләүчесе

Гомуми балл
бәясе

 

 

       

 

       

1

БАЛТИКА БЕЗАЛКОГОЛЬНОЕ №0

"Балтика "сыра кайнату компаниясе" ҖЧҖ филиалы "Балтика-Самара", Самара өлкәсе

21,82

 

2

ЖИГУЛИ БАРНОЕ БЕЗАЛКОГОЛЬНОЕ

"Мәскәү сыра кайнату компаниясе" ЯАҖ, Мәскәү өлкәсе, Мытищи шәһәре

21,24

 

3

БЕЛЫЙ КРЕМЛЬ БЕЗАЛКОГОЛЬНЫЙ

"Татспиртпром" АҖ филиалы "Белый Кремль" сыра кайнату заводы, Россия, Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре

21,48

 

4

ПЯТНИЦКОЕ БЕЗАЛКОГОЛЬНОЕ

"Булгарпиво" ААҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре

21,00

 

5

СИБИРСКАЯ КОРОНА БЕЗАЛКОГОЛЬНОЕ

"АБ ИнБев Эфес" АҖ,
 Мәскәү өлкәсе, Клин шәһәре

21,42

 

6

БЕЛЫЙ МЕДВЕДЬ БЕЗАЛКОГОЛЬНОЕ

"АБ ИнБев Эфес" АҖ, Мәскәү шәһәре

21,72

 

7

ПЕННОЕ БЕЗАЛКОГОЛЬНОЕ

"Букет Чувашии" Чебоксар сыра кайнату фирмасы" ААҖ, Чебоксар шәһәре

21,14

 

8

АМСТЕЛ БЕЗАЛКОГОЛЬНОЕ

"Объединенные Пивоварни Хайнекен" ҖЧҖ, Россия, Санкт-Петербург шәһәре

21,96

 

9

SCHLITZ ALKOHOLFREI (ШЛИЦ АЛКОГОЛЬФРАЙ)

Privatbrauerei Eichbaum GmbH & CoKG, Алмания

22,14

 

10

СТЕЛЛА АРТУА БЕЗАЛКОГОЛЬНОЕ

"АБ ИнБев Эфес" АҖ,
 Мәскәү өлкәсе, Клин шәһәре

21,37

 

11

ХАЛЗАН БЕЗАЛКОГОЛЬНОЕ

"ОЧАКОВО" МПБ АҖ, Россия, Мәскәү шәһәре

21,98

 

12

ТУБОРГ БЕЗАЛКОГОЛЬНЫЙ

"Балтика "сыра кайнату компаниясе" ҖЧҖ, Россия, Санкт-Петербург шәһәре

22,41

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International