Күпфункцияле үзәктә продукция сыйфаты мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Европа сыйфат атнасы сыйфат проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук Европа чикләрендә конкурентлылык өчен сыйфат казанышларын һәм сыйфатның мөһимлеген күрсәтү максатында үткәрелә торган акцияләрне үз эченә алган дөньякүләм вакыйга булды.

Сыйфат атнасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлекчәләре хезмәткәре белән берлектә, 2019 елның 1нче ноябрендә Балтач районының КФҮ филиалында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законнарын аңлату максатыннан чара үткәрде. 

Әлеге чарада күпфункцияле үзәккә килүчеләр дә актив катнашты, анда кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.

Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар, аларны кире кайтару һәм алыштыру тәртибе турында фикер алышынды. Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулына һәм тәртибенә, каршылыклы хәлләрне тикшергәндә якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды. Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International