300дән артык фанфурик булуы ачыкланды: эшкуар бинаны карауда каршылык күрсәтте

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 7 нче ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мәгълүматны Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү барышында сәүдә объектларының берсендә спиртлы сыеклык сату факты ачыкланды.

Сәүдә объектын карау барышында һәрберсе 50 сумнан сатылучы сыеклык тутырылган 360 данәдән артык флакон табылды.

Эшкуар хезмәткәрләрнең килүен көтмәгән булса кирәк, шуңа бәйле рәвештә ул бинаны караганда һәм процессуаль документларны рәсмиләштергәндә төрлечә каршылык күрсәтте.

Тик юкка, чөнки хәзер инде спиртлы эчемлек сату өчен административ җәзага тартылудан тыш, аңа дәүләт контроле (күзәтчелеге) органы вазыйфаи затының законлы эшчәнлегенә каршы төшкән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.4.1 статьясында каралган штрафны да түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International