Бүген "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында Европа сыйфат атналыгына багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова журналистларның сорауларына җавап бирде.
– Әгәр моннан 10 ел элек кулланучылар яраклылык срогы чыккан азык-төлек товарларын сатуга зарланса, хәзер андый шикаятьләр күпкә азайды, – дип билгеләп үтте спикер.
Халыкның белем дәрәҗәсе арта бара. Халык арасында кулланучыларның аң-белемнәрен арттыру өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе төрле чаралар үткәрә. Укучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиада үткәрелә. Пенсионерлар белән актив аңлату эшләре алып барыла. Кулланучыларның хокукларын пропагандалау максатыннан журналист эшләренә конкурс үткәрелә. Продукциягә дегустация ясала.