Сыра һәм сыра эчемлекләрен тиешле документларсыз сатуга чик куелды

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьне карау барышында Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Совет районы территориясендә контроль чаралар үткәрде. Космонавтлар урамы буенча урнашкан сәүдә объектларының берсендә тиешле документларсыз, шулай ук әлеге алкогольле продукцияне БДАМС системасында теркәмичә генә сыра һәм сыра эчемлекләренең әйләнештә булу факты билгеләнде.

47,5 литр күләмендә сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Хәзерге вакытта административ тикшерү эше алып барыла, шуннан соң эш материаллары, әлеге хокук бозу факты буенча кисәтү чараларын сайлап алу өчен, судка җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International