Ел саен фальсификацияләнгән продукция агымы 10-15%ка арта бара. "Пиратларча җитештерелгән" әйберләр эшләнмәдә ачыкланган производство җитешсезлекләре өчен җаваплы булган оригиналь җитештерүченең абруен төшерә, шулай ук аның керемнәрен киметә. Әмма иң мөһиме – бу хәл кешеләрнең эше, сәламәтлеге, шул ук вакытта гражданнарның гомере өчен дә, чын-чынлап куркыныч тудыра торган зур проблема булып тора. Ялганлап ясалган бер генә әйбер дә оригинал үзлегенә ия була алмый, димәк, кулланучы таләпләренә туры килми һәм билгеләнгән сыйфатка да җавап бирми, дигән сүз. Шул ук вакытта оригиналь продукциядән фальсификатны визуаль яктан аеруы шактый катлаулы, ә кайчак бөтенләй дә мөмкин түгел.