Чаллыда 89 литр күләмендә сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 11 нче ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына алынган гражданин мөрәҗәгате буенча Автокаланың җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан кибетләренең берсенә барып кайтты. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә сыра һәм сыра эчемлекләренең ваклап сатылуы ачыкланды, бу исә гамәлдәге законнарга каршы килә. 89 литр күләмендәге сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.

Шәхси эшкуар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакыртылды, шуннан соң административ эш материаллары тиешле карар кабул итү өчен җәмәгать судына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International