Коркачык авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Биектау муниципаль районының Коркачык авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны урынга чыгып кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә гамәлгә ашырыла.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы халыкны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча консультация бирде:

  • техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу турында;
  • таләпләр белдерү вакыты турында;
  • җиһаз җитештерү һәм китертү заказларын үтәү срокларын бозу турында; 
  • сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;
  • сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлек товарларына, таләпләр белдерү вакыты турында.

Өстәмә рәвештә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре турында аңлатылды.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.

Сатып алучылар өчен товарлар һәм сатучы турында нинди белешмәләрнең күрсәтелергә тиеш булуы, сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләренең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазларының булуы турында сөйләштеләр.

Һәр этапта агарту эше чараларда катнашучыларга мәгълүмати буклетлар һәм "Вестник потребителя" газетасын өләшү белән тәмамланды, аларда кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләр яктыртыла. 

 Урынга чыгып кабул итүләр вакытында кулланучылар белән мондый очрашулар традициягә әйләнде инде. Авылларда күчмә кабул итүләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур. Алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне торак пункттан читкә чыкмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International