Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәре белән берлектә, Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен ачык дәрес үткәрде.
Укучыларга бәйрәмнең тарихы, максатлары һәм бурычлары турында сөйләделәр.
Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) – ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә ел саен үткәрелә торган чара. Бу көнне гамәлгә кую инициаторы – Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) (European Organization for Quality, EOQ).
Бөтендөнья сыйфат көне 1989 елда расланган. Ә алты елдан соң Европа сыйфат оешмасы ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә туры килә торган атнаны Европа сыйфат атналыгы (European Quality Week) дип игълан иткән.
Бөтендөнья сыйфат көненең максаты – продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуының әһәмиятен арттыру, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Чөнки товарларның кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлыгы турында гына түгел, ә кулланучыларның ихтыяҗларын һәм өметләрен канәгатьләндерү дәрәҗәсе турында да сүз бара.
Көн кысаларында үткәрелә торган чаралар һәр ел саен билгеле бер темага багышлана. 2019 ел Вәкаләтле Сыйфат институты (Бөекбритания) — дөньяда сыйфат өчен Халыкара премия операторы һәм сыйфатны тикшерүдә тоту буенча беренчеләрдән булып сертификацияләнгән экспертлар оешмасы – CQI йөз еллык юбилее булып тора, 2019 елның шигаре – "Сыйфатлы 100 ел".
Тыңлаучылар шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар белән дә танышты: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.