Сыйфат атналыгы кысаларында Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату мәсьәләләре буенча консультация өстәле эшләде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе территориаль органы белгечләре оештырды һәм үткәрде.
Консультация өстәле продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары сыйфатлы булуының әһәмиятен арттыру, шулай ук кулланучыларның сыйфат проблемаларына игътибарын активлаштыру максатыннан оештырылган иде.
Чара барышында кулланучыларны кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнар белән таныштырдылар. Гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы РФ Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә консультацияләр бирелде.
Үзәккә килүчеләргә төрле брошюралар һәм белешмәлекләр таратылды.