"Сыйфатлы 100 ел": бүген Бөтендөнья сыйфат көне

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген без сыйфат көнен билгеләп үтәбез. Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) – ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә ел саен үткәрелә торган чара. Бу көнне гамәлгә кую инициаторы – Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) (European Organization for Quality, EOQ).

Бөтендөнья сыйфат көне 1989 елда расланган. Ә алты елдан соң Европа сыйфат оешмасы ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә туры килә торган атнаны Европа сыйфат атналыгы (European Quality Week) дип игълан иткән.

Бөтендөнья сыйфат көненең максаты – продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуының әһәмиятен арттыру, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Чөнки товарларның кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлыгы турында гына түгел, ә кулланучыларның ихтыяҗларын һәм өметләрен канәгатьләндерү дәрәҗәсе турында да сүз бара.

Көн кысаларында үткәрелә торган чаралар һәр ел саен билгеле бер темага багышлана. 2019 елда Вәкаләтле Сыйфат институты (Бөекбритания) — дөньяда сыйфат өчен Халыкара премия операторы һәм сыйфатны тикшерүдә тоту буенча беренчеләрдән булып сертификацияләнгән CQI экспертлар оешмасының йөз еллык юбилее билгеләп үтелү сәбәпле, 2019 елның шигаре "Сыйфатлы 100 ел" дип атала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International