Сыйфат атналыгы кысаларында гурманнар өчен сөт продукциясенә дегустация узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

"Сатучы сатып алучыга товарлар һәм аларны җитештерүчеләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында һәм аңлаешлы итеп җиткерергә тиеш", "Товарларны сатканда сатып алучыга мөстәкыйль рәвештә яки сатучы ярдәме белән кирәкле товарлар белән танышу мөмкинлеге бирелә" – гамәлдәге законнарда әнә шулай диелгән. Тик авыз итмичә генә продукт белән ничек "танышырга" соң? Мөслим муниципаль районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Елизавета Низамова һәм Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече катнашында "Фаиза" авыл хуҗалыгы кулланучыларның тәэмин итү сату кооперативы – җирлектә сөт товарларын җитештерүче мөслимлеләргә әнә шундый мөмкинлек бирде. Чара Бөтендөнья сыйфат атналыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Сөт, йомшак эремчек, куе каймак, йогыртны Мөслим кибетләрендәге ачык күргәзмәләрдә татып карарга була иде. Әлеге җитештерүченең барлык сөт продуктлары да республикада һәм аннан читтә яшәүчеләргә күптән ошаган һәм аңа ихтыяҗ зур. Дегустациягә кибетнең даими сатып алучылары да, очраклы үтеп баручылар да җыелды, алар предприятиенең сөт продукциясенең бай ассортименты белән бик теләп танышты, сый-нигъмәтләрне татып карады, үзләренә ошаган продуктларны сатып алды. Продуктларның югары сыйфатлы булуын Мөслим телекомпаниясенең төшерү төркеме дә югары бәяләде.

"Сатып алучыларның кадерен белергә, алар турында кайгыртырга, алар сәламәт булсын өчен тырышырга кирәк, моның өчен, шул исәптән сыйфатлы продуктлар белән дә тукланырга кирәк", – дип саный сөт продукциясен җитештерүчеләр.

Без, үз чиратыбызда, исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән сөтле продуктлар, составында сөт булган продуктларны киштәгә кую тәртибе билгеләнде – нәтиҗәдә сөт продуктларын сөт маен алмаштыра торган кушылмалардан ясалган продуктларны күрә торып аерырга мөмкин. Сәүдә залында продукциягә кагылышлы мәгълүмат та булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International