Баулы шәһәре "Агропарк"ында сөт продукциясенә дегустация үткәрелде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

14нче ноябрьдә, Сыйфат атналыгы кысаларында, Баулы шәһәренең "Агропарк" сәүдә-сәнәгать үзәгендә (анда җирле товар җитештерүчеләр продукциясе ярминкәләре уза) Р.А.Садыйков  крестьян-фермер хуҗалыгының "Бавлинское молоко" продукциясенә кулланучылар дегустациясе узды.

Алдан ук хәбәр алган халык "Бавлинское молоко" продукциясен татып карау эшендә катнашты, пастеризацияләнгән сөт һәм сыер мае кебек мондый туклану продуктларын куллану үзлекләре, аларны җитештерү үзенчәлекләре турында күп кенә яңалык һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева катнашты. Сөт маен алмаштыра торган кушылмалардан ясалган продуктларны сату кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында җиткерелде, чара барышында аңлатып үтелгәнчә, чын сыер маенда беленеп тора торган каймак тәме һәм пастеризация тәме булырга тиеш, чит-ят исләр һәм тәмнәр булмаска, консистенциясе тыгыз, бертөрле, йомшак, кискән урынында ялтырап торырга, карап торышка коры булырга тиеш. Чарада катнашучылар табигый продукциянең сыйфатын бәяләде, дегустация барышында сатып алучылардан һәр продуктның тәме, тиешле консистенциясе, составы (консервантларсыз, өстәмәләрсез), төргәге, шулай ук кулай бәяләре буенча уңай фикерләр белдерелде.

Шулай ук чарадара катнашучылар өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы РФ Законының аерым нормалары, РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында да аңлатылды.

Барлык катнашучыларга да "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, брошюралар, кулланучыларның хокукларын яклау буенча төрле тематикага буклетлар, мәгълүмати бюллетеньнәр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International