Район сәүдә объектларында Сыйфат атналыгы уза

2019 елның 15 ноябре, җомга

Сыйфат атналыгын үткәрү кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Р.Д.Яппарова Әгерҗе районының Сарсак-Омга, Кырынды, Көчек авыл җирлекләре сәүдә объектларында сатучылар һәм сатып алучылар өчен очрашулар үткәрде.

Сыйфат көне – ул клиентлар белән дә, партнерлар белән дә уңай коммуникацияләү өчен сәбәп. Бәйрәмнең һәм аңа багышланган чараларның социаль әһәмияте продукциянең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты өлкәсендә халыкның аң-белем дәрәҗәсен күтәрүнең актуальлеге, икенче яктан – бизнесны алып баруда тотрыклы үсеш һәм социаль җаваплылык.

Чараларда катнашучыларга Бөтендөнья сыйфат көне турында мәгълүмат җиткерелде, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә таләпләр аңлатылды. Хуҗалык итүче субъектларның вәкилләренә сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмакларына бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында зарури һәм төгәл мәгълүмат, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булуы, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында консультацияләр бирелде.

Бу вакытта сәүдә объектына килгән сатып алучылар да фикер алышуда актив катнашты, сәүдәне оештыру буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Сәүдә объектларында сатып алучылар сатучыларга сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International