Чистайда Бөтендөнья сыйфат көнен ничек билгеләп үттеләр?

2019 елның 16 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай территориаль органы белгечләре белән берлектә, атна дәвамында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен бик күп чаралар үткәрде. Үткәрелгән чаралар барышында халык арасында төрле буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.

Чистай районындагы чараларның күбесе бәйрәм көнендә – 2019 елның 14 ноябрендә үткәрелде. Шулай итеп, көннең беренче яртысында "Колор" кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку һәм Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдокимович исемендәге Чистай кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен лекция оештырылды. Көннең икенче яртысында күпфункцияле үзәктә консультация өстәле оештырылды, Үзәк китапханәдә Өченче буын университетының "Хокук белемнәре мәктәбе" төркемендә лекция-әңгәмә үткәрелде.

Өченче буын университеты – өлкәннәр белән эшләүнең яңа формасы, белем бирү һәм укыту курсларын, иҗади остаханәләрне, төрле программалар буенча курс укуларын үз эченә ала. Әлеге чараның максаты – халыкның социаль яклауга мохтаҗ төркеменә хокукый ярдәм күрсәтү. Товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат мәсьәләләре белән беррәттән, пенсионерларны сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге башка проблемалар да кызыксындыра, шул исәптән сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны кире кайтару тәртибе, сыйфатлы товарларны кире кайтару, хезмәт күрсәтү сроклары да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International