2018 елның 14нче ноябре – Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм итү көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Лилия Җәләтова, Ольга Шәфыйкова, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгече Александр Зверев, шулай ук "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы юристы Лилия Мөхәммәтдинова белән берлектә, хуҗалык итүче субъектлар, шулай ук Әлмәт шәһәрендәге зур "Западный" сәүдә үзәгендәге кулланучылар өчен чаралар уздырылды.
Мондый чараларны үткәрүнең максаты – кулланучылар базарында тәртип бозуларны булдырмау һәм чикләү. Чара барышында хуҗалык итүче субъектларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның төп таләпләренә һәм сатучы бурычларына кагылышлы консультацияләр бирелде, чөнки нәкъ менә закон белмәү сәбәпле, эшкуар һәм аның вәкиле еш кына кулланучы хокукларын боза. Кулланучылар товарның сыйфаты буенча мөрәҗәгать иткәндә хуҗалык итүче субъектның нинди гамәлләр башкарырга тиешлеге каралды, гражданнар белән хезмәттәшлек итү барышында эшкуарларда килеп туган сораулар һәм аларны хәл итү юллары каралды.