"Сыйфат атналыгы" кысаларында Спас районы кибетләренең берсендә он һәм кондитер әйберләреннән күргәзмә-презентация үткәрелде. Кулланучыларга 18 төрдән артык камыр ризыгы тәкъдим ителде. Презентациягә тәкъдим ителгән барлык продукция шәхси кулинария цехында җитештерелә. Дегустация вакытында кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат алды, шулай ук тәкъдим ителгән үрнәкләрдән авыз итү мөмкинлегенә дә ия булды. Кулланучылар барлык продукцияне максималь баллар буенча бәяләде, бигрәк тә кондитер әйберләре ошады. Спас районы сәүдә челтәрендә кондитер продукциясе ассортиментын арттыруда сатып алучыларның теләкләре белдерелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре әлеге чарада катнашты, республиканың кулланучылар базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле товарлары өлешен, товарларны алга этәрү буенча активлыкны, халыкның мәгълүматлылы булу дәрәҗәсен арттыру темасына чыгыш ясадылар.
Чара барышында җирле продукциянең бөтен өстенлекләре – чималның табигый булуы, сыйфаты, сафлыгы турында аңлатылды. Шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә норматив актларның төп нигезләмәләре, аларны куллану, норматив документация таләпләрен үтәү тәртибе, продукциянең куллану үзлекләре һәм составы өлешендә кулланучылар өчен дөрес мәгълүмат тапшыру кирәклегенә бәйле мәсьәләләр дә каралды. Кибет хезмәткәрләренең игътибары кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына юнәлтелде.