Чарада катнашучылар кулланучылар базары өлкәсендә товарның сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Сыйфат атналыгын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлекчәсе хезмәткәре белән берлектә, Балтач районы Күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе филиалында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законын аңлату максатыннан чара үткәрде.  Чараның төп максаты – халыкны грамоталылыкка өйрәтү.

Чарада катнашучылар кулланучылар базары өлкәсендә товарның сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация үткәрде. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.

Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International