Сатучылар өчен уку-семинар үткәрелде

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Россия Федерациясендә кулланучы хокуклары норматив-хокукый актлар, барыннан да элек "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы РФ Законы белән яклана. Еш кына гражданинга кулланучы буларак аның хокукларына кагылышлы күп санлы нормаларны һәм кагыйдәләрне аңлавы кыен. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1995 елның 5 декабрендәге федераль закон нигезендә, җитештерүче озак файдаланудагы товарлар буенча аларның хезмәт итү срогын билгеләргә тиеш, ә азык-төлек продуктлары, парфюмерия товарлары, медикаментлар, көнкүреш химиясе өчен яраклылык вакыты билгеләнә. Бу ике күрсәткеч кулланучының гомере, сәламәтлеге һәм милеге өчен куркыныч тудырган яки билгеләнеше буенча файдалану өчен яраксызга әйләнгән срокларны билгели.

2019 елның 14 нче ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Р.Р.Гайнетдинова шәхси эшкуар Р.Р.Гайнетдиновның сәүдә объектында сатучылар өчен уку-семинар уздырды. Бу кибеттә көнкүреш техникасы һәм кәрәзле телефоннар сатыла. Чарада түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- сыйфатсыз һәм сыйфатлы көнкүреш техникасын кибеткә кайтарып буламы?

- сатучы сыйфатсыз товар өчен акча кайтарудан баш тартса, нишләргә?

- ни өчен көнкүреш техникасы техник яктан катлаулы товар булып санала?

- товарның гарантия срогы нинди?

- сатылыр алдыннан көнкүреш техникасы ни рәвешле әзерләнергә тиеш?

 - җитешсезлеге булган товарның сыйфатын тикшерү ничек үткәрелә?

- гарантияле ремонт үткәрүнең сроклары нинди?

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International