Бүген "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" республика конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс финалында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 4 хезмәткәре катнашты.
Нәтиҗәләр ясалды, конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәрләре дип түбәндәгеләр танылды:
"Законлылык, халыкның һәм территорияләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә идарә итү" номинациясендә:
Арсланов Тимур Рөстәм улы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы консультанты.
"Социаль өлкә белән идарә итү" номинациясендә:
Шаһидуллин Марсель Тәлгат улы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы.