Әгерҗе муниципаль районында Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе актив эшли. Берлек вәкилләре Өченче буын университетында төрле юнәлешләр буенча белем ала. Чираттагы дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Раушания Яппарова уздырды. Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында пенсионерлар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, максаты, "сыйфат" төшенчәсе һәм Бөтендөнья сыйфат көненең дөнья җәмәгатьчелеге өчен әһәмияте белән танышты.
Чара барышында пенсионерлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Бигрәк тә "Магнит" һәм "Пятерочка" кибетләрендә сәүдә итүне оештыру, коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү, кулланылган ресурсларны исәпкә алу җайланмаларын яңадан урнаштыруга кагылышлы сораулар актуаль булды. Барлык катнашучыларга да кулланучы белешмәлекләре: "Бөтендөнья сыйфат атналыгы турында", "Кулланучының мәгълүмат алу хокукы", "Дәгъва хатын ничек итеп дөрес төзергә", "Коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен яңадан исәпләү" һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән башка белешмәлекләр тапшырылды.