Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Гөлнара Габдрахманова Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Урыссу гимназиясендә югары сыйныф укучылары өчен "Сыйфат дәресе"н үткәрүдә катнашты.
Укучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оешу тарихы, функцияләре, бурычлары, максатлары турында зур кызыксыну белән тыңлады.
Укучылар игътибарына кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге норматив актларның: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре турында җиткерелде, буклет һәм эссе рәвешендә басма мәгълүмат таратылды.
Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы закон нигезләре турында лекцияләр укылды. Моннан тыш, кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклау буенча конкрет проблемаларны хәл итү ысуллары күрсәтелде һәм профессиональ киңәшләр бирелде.