Яшел Үзән территориаль органында хезмәт әзерлеге буенча киңәшмә узды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Яшел Үзән территориаль органында "Наркотик, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз җитештерү, сату яки җибәрү, шулай ук наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз сату яки җибәрү" дигән темага хезмәт хәзерлеге үткәрелде. Үзенең чыгышында РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча наркотикларны контрольдә тоту бүлеге хезмәткәре Гүзәлия Кадыйрмәтова наркотикларга бәйле, хокукка каршы килә торган гамәлләр турында сөйләде. Практикадан алынган мисалларда наркотикларга бәйле, хокукка каршы килә торган гамәлләрне караганда кулланыла торган Административ хокук бозулар турында РФ кодексы һәм РФ Җинаять кодексы статьяларын бәян итте.

Яшь буынны наркотик, психотроп матдәләр һәм куркыныч психоактив матдәләр кулланудан саклау – өлкән буынның һәм, барыннан элек, ата-аналарның төп бурычы. Наркотик һәм психотроп матдәләр кулланганда яшүсмернең үз-үзен тотуы буенча өлкәннәр сизми калырга тиешле булмаган билгеләре турында сөйләштеләр. Баланың үз-үзен тотышындагы сәер үзгәрешләр аңа игътибарлырак карарга, мондый күренешләрнең чын сәбәпләрен аңларга нигез булып тора.

Ахырда "бәйлелек" кебек социаль күренеш турында фикер алыштылар. Барыбызга да билгеле: җәмгыятьтә аңа бәйле булмыйча гына яшәп булмый, шулай ук наркотик белән "агуланган" җәмгыятьтә яшәп тә, әлеге күренеш нәтиҗәләренә тарымаска мөмкин түгел. Наркомания – җәмгыятьнең куркыныч чире, шуңа күрә аерым оешмалар һәм затлар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аңа каршы көрәшергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International