Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Әгерҗенең 2 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Чара ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көненә багышланды. Мәктәп кунаклары укучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, әлеге бәйрәмнең бурычлары турында сөйләде. Чара кысаларында "сыйфат" төшенчәләре, Бөтендөнья сыйфат көненең дөнья җәмәгатьчелеге өчен әһәмияте турында сөйләделәр.
Очрашу барышында укучылар үз сорауларын бирә алды.
Барлык укучыларга һәм укытучыларга кулланучы өчен белешмәлекләр: "Бөтендөнья сыйфат атналыгы турында", "Кулланучының мәгълүмат алу хокукы", "Дәгъва хатын ничек итеп дөрес итеп төзергә" һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән башка мәгълүмати материаллар тапшырылды.