Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре халык арасында кышкы куртка сайлау турында анкета үткәрде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында кышкы куртка сайлау турында анкета үткәрде.

Сораштыруда 120 кеше катнашкан.

"Куртка сатып алган вакытта нәрсәләргә таянып эш итәсез? Нәрсәгә игътибар бирәсез?" -дигән сорауга җавап бирүчеләрнең күпчелеге (45%) иң мөһим критерий – куртканың бәясе, дип җавап биргән.

Сораштырылучыларның 30%ы нәкъ менә товарның сыйфаты – мөһим критерий дип саный.

Башка вариантлар буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә: стиль/дизайн буенча җавап бирүчеләрнең 14%ы сайлый, куртканы җитештерүдә кулланылган материал һәм аны җитештергән ил анкета сорауларына җавап бирүчеләрнең 6% өчен мөһим. Җавап бирүчеләрнең 5% "башка" вариантны сайлаган.

"Сатып алына торган товарның сыйфаты Сезгә ошыймы?" - дигән сорауга җаваплар статистикасы түбәндәгечә:

Әйе – 80%;

Юк – 20%.

"Сыйфатсыз товар сатып алырга туры килдеме?"- дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 45%ы уңай җавап биргән. 55%ы – сыйфатлы товар сатып алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International