19нчы ноябрьдә Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева 2019 елның 10 айлык йомгаклары буенча Баулы районында алкоголь базарының торышы турында чыгыш ясады.
Баулы муниципаль районында 2019 елның 10 аенда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны чикләү буенча алып барылган эш турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлегенең Икътисадый куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Роберт Фәизов сөйләде.
"Арыш мае" фирма челтәре лицензиясе буенча эшләүче сәүдә предприятиеләре белән эшләү һәм салым салуны үзгәртү шартларында яңа предприятиеләргә күчү мәсьәләсе буенча "Алкоторг" АҖ вәкиле Илназ Таһиров чыгыш ясады.