Ютазы муниципаль районында Ведомствоара комиссия утырышы узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

20 нче ноябрьдә Ютазы муниципаль районында 2019 елның 10 айлык эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.

Ведомствоара комиссиядә катнашучыларны Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфыйгуллин сәламләде.

Ведомствоара комиссия утырышында шулай ук район прокуроры Тимур Фатыйхов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы бүлеге җитәкчесе Евгений Клещевников, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча беренче урынбасары Светлана Самонина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева, "Урыссу РҮХ" ДАССО баш табибы Светлана Шакирова, "Алкоторг" ҖЧҖ директорының сату буенча урынбасары Илназ Таһиров, "Алкоторг" ҖЧҖ директорының сыра сату буенча урынбасары Денис Свистунов, авыл җирлекләре башлыклары, район эшкуарлары катнашты. Сатуны киметү нәтиҗәләре буенча Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев һәм Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урынбасары Гүзәлия Гайнетдинованың докладлары тыңланды.

Республиканың көньяк-көнчыгышында Башкортстан белән чиктәш урында алкогольле продукцияне ваклап сатучы хуҗалык итүче субъектлар үз проблемалары белән уртаклашты.

Ведомствоара комиссия утырышында кулланучылар базарында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук саклауны һәм законнарны үтәүне тәэмин итү һәм тикшерүдә тоту, контрафакт алкоголь продукциясен ачыклау максатларында уздырыла торган чаралар турында мәсьәләләр карап тикшерелде, агулану очракларына анализ ясалды. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының эше, көмешкә куу продукциясен сату фактлары буенча җәза чаралары турында халыкка мәгълүмат җиткерү, алкоголь продукциясен сату дәрәҗәсен арттыру буенча эшне активлаштыру турында сүз барды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфыйгуллин белән берлектә, кайбер сәүдә объектларын йөреп чыкса, утырыш тәмамлангач, алкогольле продукция әйләнеше һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International