Кукмара районы Өркеш авылында гражданнар кабул ителде

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында Кукмара районының Өркеш авылында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку да үткәрелде.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, түбәндәге мәсьәләләр кузгатылды: сыйфатсыз товарлар сату турындагы мәсьәләләр кузгатылды һәм аларны төрлечә хәл итү юллары каралды. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган товарлар исемлеге буенча аңлатмалар бирелде. 

Чаралар барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International