Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне булачак

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 елның 12нче декаберендә, 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция  җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм  кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясендә һәм аның территориаль органнарында кабул итү түбәндәге адреслар буенча гамәлгә ашырылачак:
 

1) Казан шәһәре, Һ.Такташ урамы, 94, кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (843) 278-92-00; 278-91-93;

2) Әлмәт шәһәре, Шевченко ур., 88, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (8553) 33-67-02; 33-67-06;

3) Арча шәһәре, Банк урамы, 2а, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (84366) 3-28-79, 3-28-93;

4) Яшел Үзән шәһәре, Засорин ур., 9, кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (84371) 5-85-15,4-58-78;

5) Чаллы шәһәре, ГЭС поселогы, Корчагин бульвары, 2а, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (8552) 71-26-36, 71-43-03;

6) Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (8555) 36-64-12, 36-63-76;

7) Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121д, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (84342) 5-15-50,5-49-85.

 

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция  җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм  кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру.

2. Кулланучыларның хокукларын гамәлгә ашыру, тәэмин итү һәм яклау чараларын үтәү.

3. Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм чикләү өчен юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру.

4. Алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү.

5. Юридик зат оештырмыйча эшчәнлек башкара торган оешмалар һәм хосусый эшкуарлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итүгә бәйле хисапларны, мәгълүматларны, декларацияләрне, башка документларны вакытында һәм дөрес итеп тапшыруны контрольдә тоту.

 

Гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча да, алдан язылмыйча да, чират тәртибендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International