2019 елның 22 нче ноябрендә Чистай муниципаль районы хакимиятендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Ведомствоара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов катнашты.
Шулай ук чарада контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте, район үзәк хастаханәсе вәкилләре, "Татспиртпром" АҖ Чистай территориаль органы кураторы Н.С.Мингалиев – "Белый Кремль" сыра кайнату заводы директоры, авыл җирлекләре башлыклары, "Алкоторг" ҖЧҖ сәүдә вәкилләре, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышта Ведомствоара комиссиянең алдагы утырышы карарын үтәү нәтиҗәләре, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында алкогольле продукцияне, шул исәптән Татарстан Республикасы аракысын сату дәрәҗәсенең кимү сәбәпләре, хәлне яхшырту юллары турында фикер алыштылар. Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне алга этәрүгә һәм ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде.
Ведомствоара комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча алкогольле продукция сатучы сәүдә нокталарын саклау, алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм бурычлы затлардан штрафларны түләттерү эшен көчәйтергә, эчкечелекне профилактикалау эшен алып барырга дигән карар кабул ителде. Сәүдә оешмалары җитәкчеләре тарафыннан республикада җитештерелгән алкогольле продукция, шул исәптән сыра, ассортиментын арттырырга тәкъдим ителде.