Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында хезмәт әзерлеге буенча йомгаклау дәресе узды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Территориаль органның төп бурычы – алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм халык белән үзара хезмәттәшлек итү, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чаралар үткәрү.

Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елга хезмәт әзерлеге буенча дәресләрнең тематик планын эшләгәндә территориаль органның эш юнәлешләре исәпкә алынды, төп бурычлар билгеләнде. 2019 елның февраль-октябрь айларында үткәрелә торган дәресләрдә хезмәткәрләр хезмәт эшчәнлегенең методларын һәм чараларын камилләштерү, эш нәтиҗәлелеген арттыру, коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләләрен карады, башка ведомстволар белән тәҗрибә уртаклашты.

2019 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов катнашында "түгәрәк өстәл" формасында хезмәт әзерлеге буенча актыккы дәрес үткәрелде.

Үткәрелгән дәресләр территориаль орган хезмәткәрләренең һөнәри үсешенә, белемнәрен арттыруга һәм күнекмәләр алуга ярдәм итә. Йомгаклау дәресендә киләсе елга хезмәт әзерлеген дәвам итү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International