Нурлат районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.
Ведомствоара комиссия утырышы район башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узды. Киңәшмәдә ведомство хезмәтләре, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук кече бизнес вәкилләре катнашты.
Көн тәртибе нигезендә, катнашучылар алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләре буенча район рейтингы турында фикер алышты. Докладчылар үз чыгышларында район территориясендә сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре буенча алкогольле продукция сату дәрәҗәсен анализлады; алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эшләр, алкоголь базары өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафларны түләттерү, алкоголь белән агулану очраклары һәм эчкечелекне кисәтү эше турында сөйләште. Алкогольле продукцияне ваклап сатучы хуҗалык итүче субъектларның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә үз проблемаларын җиткерү мөмкинлеге бар иде.
Комиссия утырышы тәмамланганнан соң,Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов алкогольле продукция әйләнеше һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.