Сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз сату факты ачыкланды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Яңа Савин районында алкогольле продукцияне легаль булмаган рәвештә сату эшчәнлеге белән танышты. Адоратский урамы буенча урнашкан сәүдә объектыннан сатуга әзер булган, бер өлешенең яраклылык вакыты узган, төрле сорттагы 30 литрдан артык сыра алынды, аларның шулай ук документлары да юк иде. Моннан тыш, сыра әйләнеше БДАМС системасында да теркәлмәгән.

Хәзерге вакытта административ тикшерү эше үткәрелә, шуннан соң эш материаллары гамәлдәге законнарны бозган шәхси эшкуарга карата административ йогынты чараларын күрү өчен судка тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International