Теләче авылындагы күпфункцияле үзәктә консультация пункты эшләде

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында консультация пунктында халыкны кабул итте.

Чара барышында халыкка кулланучы турындагы закон нигезләре, дәгъва белдерү тәртибе һәм шикаятьләрне карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) вакыты бозылган очракта эш-гамәл кылу тәртибе һ.б. турында аңлатылды. Шулай ук чара барышында әңгәмә вакытында туган сораулар буенча да консультация бирелде.

Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты – кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларның хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру.

Кабул итү барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр, территориаль орган реквизитлары урнаштырылган белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International