Намуссыз сатучыдан 8 "фанфурик" табып алынды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Түбән Камада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Корабельная урамындагы сәүдә үзәкләренең берсендә контрольлек чарасы үткәрде. Кечкенә генә павильонда сатучы кеше сатып алучыга ике төрле билгеләнештәге спиртлы сыеклык салынган флакон сатты. Башта сатучы ханым, хуҗалык тауарлары гына сатам, дип ышандырып, закон бозу фактын кире какты. Ләкин кире кагып булмый торган дәлилләр аркасында аңа барыбер дөреслекне ачарга туры килде. Намуссыз сатучыда 8 "фанфурик" табып алынды.

Түбән Каманың сәүдә үзәгендә уяу гражданнардан зур булмаган павильонга әхлаксыз кешеләрнең еш килә башлавы турында хәбәр алынгач профилактик чара уздырылды.

Билгеле булганча, сәүдә ноктасында ике төрле билгеләнештәге спиртлы продукцияне законсыз сату факты теркәлгән эшкуарга карата 10-15 мең сум күләмендә штраф яный.

Гомумән алганда, 2019 елның 10 аенда Түбән Камада "фанфуриклар" сатуның 7 очрагы ачыкланган. Барлык хокук бозулар буенча да Татарстан Арбитраж суды хокук бозучыларга җәза чарасын билгеләгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International