Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәгендә фойеда иҗади эшләр күргәзмәсе, ярышлар һәм конкурслар оештырылды, аларда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов, чарага килгән кешеләр – көчле рухлы, дип билгеләп үтте. Алар барысын да булдыра – кул көрәше буенча дөнья чемпионы булалар, спектакльләр куйганда профессиональ актерлардан бер дә кимен куймыйлар, музыка коралларын үзләштерәләр, шигырьләр язалар, көчле булып, тормыштан ямь таба беләләр.
Шәһәрдә инвалидлар өчен 5 иҗтимагый оешма эшли: Әлмәт район инвалидлар оешмасы, начар ишетүчеләрнең шәһәр җәмгыяте, сукырларның шәһәр җәмгыяте, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль низаглар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе, "Чернобыль" инвалидлар республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт район бүлекчәсе.
Әлмәт муниципаль районында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең (БИҖ), Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең ("Юго-Восток" РҖП ҖЧҖ) ике укыту-җитештерү предприятиесе эшли.
Җитәкче предприятиедә генә түгел, федераль һәм республика бюджетлары хисабына торак йортлар территорияләрен адаптацияләү буенча да начар күрүче хезмәткәрләрнең уңайлы мохитен тәэмин итү буенча зур эш башкарылганлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук керем базасын арттыру, яңа производство оештыру һәм яңа эш урыннары булдыру омтылышын да бәяләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Венера Шәрәфетдинова инвалидлар декадасына багышланган чараларда катнашты.