Бөтен ялтыраган әйбер алтын була алмый: алтын бизәнгечләр сатып алганда белгечләр киңәше

2019 елның 6 декабре, җомга

Яңа елга бүләкләр әзерләр вакыт җитте. Универсаль бүләкләргә карый торган бүләкләрнең берсе – ул зәркән эшләнмәләре. Кыйммәтле әйбер бүләк итеп, яраткан әбине дә, яшь кыз баланы да, хәтта саллы ир-атны да сөендерергә була.

Бүләк сайлау – ул бик җитди эш, ә Яңа ел бүләге сыйфатында зәркән әйберләрен сайлау – икеләтә җаваплылык сорый.

Зәркән бизәнү әйберләре базарында алтын, агалтын, көмеш, шулай ук кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар белән эшләнгән әйберләр күп. Зәркән кибетләрендә, кызганычка каршы, сыйфатсыз продукция сату очраклары да булгалый.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, берничә файдалы киңәш биреп, кыйммәтле металлдан сыйфатлы бизәнү әйберләрен сайлап алуда ярдәм итәр.

Зәркән эшләнмәсендә проба булуын тикшерергә кирәк. Бу эшләнмәнең ялган булмавын һәм чыннан да кыйммәтле металлдан эшләнгән булуын раслый торган үзенә күрә бер гарантия булып тора.

Эшләнмәнең җеп һәм пломба белән беркетелгән биркасы аның паспорты булып хезмәт итә.

Тышкы яктан зәркән эшләнмәсендә кыршылган урыннар, ярыклар һәм җөйләр булмаска тиеш. Ташлар ныклап беркетелгән булырга, ә келәләре эшли торган булырга тиеш.

Кибеттә бүләк сайлаган вакытта 100% дәрәҗәдә уйлап эш итәргә кирәк, чөнки сатып алучылар истә тотарга тиешле әһәмиятле кагыйдәләрнең берсе – зәркән эшләнмәләре кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый, чөнки алар РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы карары белән расланган кайтарылырга яки шундый үк үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төстәге яки комплектациядәге товарга алмаштырылырга тиешле булмаган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә кертелмәгән.

Интернет-кибеттән зәркән бизәнү әйберләре сатып алу очрагы гына искәрмә булып тора. Бу очракта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 26.1 статьясында кулланучының читтән торып сатып алган товардан баш тарту хокукы билгеләнгән: товарның тышкы кыяфәте, куллану үзлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин хәл. Кулланучыда товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документның булмавы аны товарны әлеге сатучыдан сатып алуны дәлилли торган башка әйберләргә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Зәркән әйбер сатып алынган очракта, сатып алучының хокуклары "Кулланучылар хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18 статьясы нигезендә регламентлана. Бу очракта алданган сатып алучы дәгъва белән кибеткә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге законлы таләпләрнең берсен белдерергә хокуклы:  товарны җитешсезлекләре булмаган шундый ук товарга алмаштыру турында; товарны (бәясен яңадан исәпләп) башка товарга алмаштыру турында; сатып алу әйберенең хакын киметү турында; сатучы тарафыннан җитешсезлекләрне бетерү турында; акчаны тулысынча кайтарып бирү турында.

Хокук һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау өлкәсендәге барлык мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына 71-43-03 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International