Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне уза

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен  һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итә.

Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру.

2. Кулланучылар хокукларын тормышка ашыру, тәэмин итү һәм яклау чараларын гамәлгә ашыру.

3. Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру.

4. Алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү.

5. Юридик зат оештырмыйча, оешмалар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан хисапларны, мәгълүматларны, декларацияләрне, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итүгә бәйле башка документларны вакытында һәм дөрес итеп тапшыруны контрольдә тоту.

 Гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча да, алдан язылмыйча да, чират тәртибендә башкарыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесеннән тыш, Казан шәһәре, Х.Такташ урамы 94 нче йортта җитәкче урынбасары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International